news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк - Марат Садыйков

Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар, диде министр.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар. Бу - тулы бер хастаханә дигән сүз. Шуңа күрә якын киләчәктә республикада дүрт мөстәкыйль тернәкләндерү үзәге барлыкка киләчәк», - дип аңлатты ведомство башлыгы.

Яңа дүрт үзәкнең берсе балаларны кабул итәчәк. Әлеге медицина учреждениесен Казанның Балалар республика хастаханәсе базасында төзи башлаганнар инде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук Республика клиник хастаханәсе янында өлкәннәр өчен тернәкләндерү үзәге төзү мәсьәләсен карый.

«Тагын ике тернәкләндерү үзәге Чаллы һәм Әлмәттә төзеләчәк. Алар дәүләт-шәхси партнерлыгы нигезендә төзелгән үзәкләр булачак», - диде Марат Садыйков.

  • Татарстан сәламәтлек саклау министры белән интервьюның тулы варианты тиздән Sntat.ru сайтында дөнья күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100