news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүрт кеше зыян күргән авария видеокамерага эләккән

Юл һәлакәте Чаллы – Әлмәт трассасында булган.

Татарстанда дүрт кеше зыян күргән авария видеокамерага эләккән
Валентин Кулагин

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин агентлыкка белдергәнчә, кичә көндез Чаллы – Әлмәт трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.

Әлеге мизгел шул тирәдән узып барган автомобильдә урнаштырылган видеокамерага эләккән.

«"Лада Гранта"ның йөртүчесе олы юлга чыккан вакытта трассадан хәрәкәт иткән автомобильгә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, 13нче модельле "Лада" белән бәрелешкән», - диде Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Авария нәтиҗәсендә дүрт ир-ат (ике шофер һәм һәр автомобильнең берәр пассажиры) авыр тән җәрәхәтләре алган. Аларны якындагы хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot