news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Дөньяны күрергә ярдәм ит!” акциясе дәвам итә

2009 елда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә старт алган “Дөньяны күрергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе быел да дәвам итәчәк

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). 2009 елда Республика клиник офтальмология хастаханәсендә старт алган “Дөньяны күрергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе быел да дәвам итәчәк. Узган елны “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды хисабында җыелган акчага 70 яшьлек һәм аннан узган 35 кешегә катаракта авыруын дәвалау операцияләре ясалды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Дөньяны күрергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе хәйрия мәсьәләләре буенча Республика Советы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник офтальмология хастаханәсе оештыра. Аның максаты – катаракта дигән күз авыруына ультратавыш ярдәмендә операция ясауга материаллар алу өчен акча җыю. Андый операцияләр мохтаҗлыкта яшәүче, 70 яшен тутырган һәм аннан өлкән яшьтәге пенсионерларга ясала.
2010 елда операцияләргә мохтаҗ булган кешеләр саны арту сәбәпле, акция кысаларында акча җыю дәвам итәчәк. Фондтагы хисап счетын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot