Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды
Яңа фото- һәм видеотеркәү системасы әлегә сынау режимында эшли.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Яңа система «Робот» радар технологиясе нигезендә булдырылган һәм «Лада Ларгус» автомобиле базасында урнаштырылган.
Системаның үзенчәлеге шунда: ул тизлекне стационар режимда гына түгел, машина хәрәкәт иткән вакытта да үлчи ала.
Узган атнада социаль челтәрләрдә Татарстанга шундый 300 автомобиль алып кайтулары хакында мәгълүмат таралды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә моны кире кактылар. Дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган эксперименталь «Лада Ларгус» әлегә берәү генә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз