news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Дәүләт Киңәшчесе дигән вазифа барлыкка киләчәк

Бу вазифага Татарстан Республикасының беренче Президенты вәкаләтләрен үтәүне туктаткан зат билгеләнеп куела

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда Дәүләт Киңәшчесе дигән вазифа барлыкка киләчәк. Яңа вазифаны гамәлгә куюга бәйле “Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе турында” ТР закон проекты ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан закон чыгару иницитивасы тәртибендә кертелә. Закон проектыннан күренгәнчә, бу вазифага Татарстан Республикасының беренче Президенты вәкаләтләрен үтәүне туктаткан зат билгеләнеп куела.
“Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе” ТР закон проекты ТР Дәүләт Киңәшчесенең статусын, аны вазифасына билгеләп кую һәм вазифасыннан азат итү тәртибен, аның компетенциясен, эшчәнлеген оештыру рәвешен һәм шартларын, төп бурычларын һәм хокукларын билгели. Дәүләт киңәшчесенең төп бурычларыннан берсе ТР дәүләт хакимияте органнарына вәкаләтләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыруда ярдәм итүдән гыйбарәт булачак.
Проектта ТР Дәүләт Киңәшчесенең Татарстан Республикасы дәүләт вазифасына һәм ТР дәүләт граждан хезмәте вазифасына карамавы күздә тотыла. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Дәүләт Киңәшчесе үз эшчәнлеген түләүсез нигездә гамәлгә ашырачак. “Татарстанның гамәлдәге Президенты Минтимер Шәймиевнең күпьеллык тәҗрибәсен, абруен, аның ризалыгы белән, республика мәнфәгатьләре өчен файдалану зарурлыгы берәүдә дә шик уятмый дип уйлыйм”, - диде бүген бу нисбәттән журналистларга Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хактагы закон проекты киләсе сессиянең көн тәртибенә кертелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot