news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре ел ахырына кадәр шифаханәләрдә ял итә алмаячак

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта карарны имзалады.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ел ахырына кадәр дәүләт хезмәткәрләре шифаханәләрдә ял итә алмаячак. Бу турыдагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Яңа карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләрен шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү тәртибен раслау турында» гы Татарстан Министрлар Кабинетының 2004 елның 16 апрелендә гамәлгә куелган карарын 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдән чыгарырга», — диелә карарда.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов, Covid-19 ны исәпкә алып, Татарстан балалары өчен ял итүне ничек оештырулары турында сөйләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100