news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре арасында коррупцион җинаятьләр 1,5 тапкырга арткан

Быел дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында 280нән артык тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 254 закон бозу очрагы ачыкланган һәм 242 кеше җаваплылыкка тартылган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). 2021 елның беренче тугыз аенда Татарстанның җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы законнар өлкәсендә ачыкланган хокук бозу очраклары 1,5 тапкыр диярлек арткан.

ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, быел дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында 280нән артык тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 254 закон бозу очрагы ачыкланган һәм 242 кеше җаваплылыкка тартылган.

Шул ук вакытта Рәхимов билгеләп үткәнчә, узган елның шул чорында ачыкланган хокук бозу очраклары азрак (172) булган, барлыгы 156 кеше җаваплылыкка тартылган.

«Моннан бер ел элек мин үткәрелгән барлык тикшерүләрнең 85-88 проценты кешеләрне җаваплылыкка тарту белән тәмамлануы турында сөйләгән идем. Быел исә аларның 95 проценты билгеле бер нәтиҗәләр китерә дип әйтергә мөмкин», — диде Рәхимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100