news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дәүләт хакимиятенә, хезмәт интересларына каршы кылынган 603 җинаять ачыкланган

Алар арасында иң тоемлысы - ришвәтчелек

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда былтыр дәүләт хакимиятенә һәм хезмәт интересларына каршы кылынган 603 җинаять эше ачыкланган, шул исәптән 11е зур җинаять санала. Алар арасында ришвәтчелек иң тоемлысы – 305 очрак (арада 7се аеруча зур сумма): 214 ришвәт алу һәм 91 ришвәт бирү очрагы.

Бу хакта бүген  ТР Хөкүмәт йортында Татарстанда коррупция мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупцияне бетерүгә каршы эшчәнлеге буенча эше турында үткәрелгән брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов игълан итте. Аның сүзләренчә, ришвәт бирү ришвәт алу кебек үк җинаять санала һәм РФ Җинаять кодексының 291 нче маддәсе буенча җавапка тартыла. Нәтиҗәдә, шушы закон нигезендә 70 граждан, ришвәт бирергә омтылган өчен, җаваплылыкка тартылган. Ришвәт алу очраклары буенча кузгатылган җинаять эшләре сизелерлек арткан - алар 94, бу исә соңгы 5 елда иң югары күрсәткеч, дип басым ясап әйтте министр урынбасары.

2009 елда кузгатылган коррупция юнәлешендәге җинаять эшләрендә үсеш күзәтелә -  бу 27 процент чамасы. Судка шуңа бәйле барлыгы 384 җинаять эше тапшырылды, арада 14 факт төркем белән кылынган җинаять. Нәтиҗәдә, 176 зат хөкем ителде, дип шәрехләде Р.Гыйльманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot