Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Әдәби сабантуй үткәрелү кичектерелә
Әдәби сабантуй 15 июльдә Арчада үтәргә тиеш иде.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге 15 июльгә планлаштырылган Әдәби сабантуйның кичектерелүе турында хәбәр итә.
«Соңгы вакытта, COVID-19 белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында массакүләм чаралар оператив штаб рөхсәте белән генә үткәрелә. Статистик мәгълүмат республикада һәм Җир шарының башка күп кенә төбәкләрендә эпидемиологик халәтнең начараюын дәлилли һәм оператив штаб Әдәби Сабан туен билгеләнгән датада үткәрмәскә, кичектерергә киңәш итте», — дип яза Берлекнең матбугат үзәге.
Язучылар берлеге Әдәби сабантуйга татар әдәбиятын сөюче һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче, үз туган авылларын популярлаштыручы 3 меңгә якын кешене бергә җыю күздә тотылган булуын ассызыклый.
«Әлегә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәрелү датасы август ахырына таба кичектерелә, төгәл датаны барыгызга да алдан хәбәр итәчәкбез. Август ахырына республикабызда эпидемиологик вазгыять яхшыра төшәр, безгә матур дөньякүләм чараны үткәрергә рөхсәт булыр, дип өметләнеп калабыз», — диелә хәбәрдә.
- 15 июльдә Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республикабыз министрлыклары ярдәме белән Арча муниципаль районында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәреләсе иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз