news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чыгарылыш укучыларының имтихан эшләрен тикшерүче педагогларга түләү арткан

Татарстанда чыгарылыш укучыларының имтихан эшләрен тикшерүче педагогларга түләү арткан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда чыгарылыш укучыларының имтихан эшләрен тикшерүче педагогларга түләү арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясендә эшләгән һәркем элек сәгатенә 20 шәр сум ала иде. Узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, түләүләр суммасы ун тапкыр артты. Хәзер оештыручылар һәм имтиханда эшләүчеләр сәгатенә 200 сум алалар», – дип сөйләде Минзәлия Закирова.

Ул, шулай ук, имтихан эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзаларына түләү артканын әйтте. «Элек имтихан эшләрен тикшерүдә катнашучы укытучылар сәгатенә 130 сум алалар иде. Суммасы нинди имтихан эшен тикшерүгә бәйле. Исәпләү методикасы төрлечә. Экспертлар 200 сум һәм аннан күбрәк акча ала. Түләү уртача ике тапкыр арткан», – дип белдерде министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot