Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда чүп яндыру заводын 2025 ел ахырына кадәр төзеп бетерергә җыеналар
Инвестор Татарстанда чүп яндыру заводын төзү проектын 2025 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга планлаштыра. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 53нче утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
«Хәзер төзелеш тукталып тора. Күптән түгел генә Кытай партнерлары килде һәм җиһазлар тәкъдим итте. Инвестор оптимистик рухта. Төзелешне 2025 ел ахырына тәмамлау турында әйтә», - дип сөйләде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Песошин билгеләп үткәнчә, инвестор җиһазлар буенча кыенлыкларга юлыккан. Бүгенгә җиһазларны монтажлау этабына кадәрге барлык төзелеш эшләре тәмамланды. Бу барлык төзелеш эшенең 24-25 процентын тәшкил итә, дип ачыклык кертте спикер.
«Проектны гамәлгә ашыру теләгәнчә үк яхшы бармый, эшләр республикада объектлар гадәттәгечә төзелгән темпта да бармый», - диде ул.
- Татарстанның Яшел Үзән районында чүп яндыру заводын төзү буенча инвестор – «Альтернативная генерирующая компания – 2» ҖЧҖ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз