Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда чүп яндыру заводы төзелеше өчен җиһаз кайтару мәсьәләсе хәл ителә
«Татарстан үзенә алган йөкләмәләрне үтәде. Якындагы ике-өч атна эчендә инвестор ягыннан да, республика ягыннан да барлык йөкләмәләр расланган документ имзаланачак», - диде Алексей Песошин.
Татарстанда чүп яндыру заводы төзелеше өчен Швейцарияң һәм Япония җиһазлары белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының 31 нче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
Депутат Николай Атласов Яшел Үзән районында чүп калдыкларын яндыру заводы төзелеше турында сорау бирде. «Ростех» корпорациясе һәм аның бүлендек структуралары санкциягә эләкте. Проект Швейцария-Япония компаниясе технологиясе буенча эшләнгән. Технологияләрне алып булмаса, проект файдасыз буламы? Бу завод төзелешенә тәэсир итәчәкме?» – дип сорады.
«Татарстан үзенә алган йөкләмәләрне үтәде. Якындагы ике-өч атна эчендә инвестор ягыннан да, республика ягыннан да барлык йөкләмәләр расланган документ имзаланачак», - дип җавап бирде Алексей Песошин.
«Инвестор үз ягыннан 1 млрд сум акча кертте, Zosen Hitachi технологиясе буенча февральгә кадәр җиһаз кайтару турында килешкән булган. Хәзер бу хәлдән чыгу юлларын эзләү бара», - диде Премьер-министр.
Ул милеккә, керемгә салым буенча ташламалар бирелгәнен, инфраструктура төзелеше кертелгәнен, җир алу мөмкинлеге бирелгәнен, заводка бару юлы төзелгәнен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз