news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Чулман елгасында көймәдә калган балыкчыларны коткарганнар

Бүген иртән ашыгыч хезмәтнең 112 номерына өч балыкчының һәлакәткә очравы турында хәбәр килде. Алар көймәләре бозга терәлеп калу сәбәпле, Алабуга районының Олы Тарла бистәсе янында Чулман елгасында калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, урынга 6нчы зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар бозны ватып, көймәдә калган балыкчыларны ярга чыгарган. Зыян күрүчеләр юк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot