news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid сәбәпле өч кеше авыр хәлдә, ике кеше аппаратка тоташтырылган

Татарстанда яшәүчеләр яңа коронавирус инфекциясен йоктыруны дәвам итә. Авыру ешрак гади ОРВИ кебек уза, әмма чирнең авыр формалары да очрый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Демьянова сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда йогышлы авырулар өчен вакытлыча 8 госпиталь эшли. Барлыгы 108 урын бар, шуларның 75,9 проценты инде буш түгел. Өч пациент авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты (ИВЛ) тоташтырылган», - дип сөйләде Демьянова.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа коронавирус инфекциясенең авыр формалары хроник авырулары күп булган олы яшьтәге пациентларда күзәтелә. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы ассызыклаганча, медицина хезмәткәрләре өчен саклану чаралары, медикаментлар, үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратлары җитәрлек. Моннан тыш, Татарстан табибларының әлеге авыру белән көрәшүдә зур тәҗрибәсе бар һәм алар барысына да әзер.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта татарстанлыларда ОРВИның риновирус һәм коронавирус кебек төрләре ешрак ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100