Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган
Гражданнар Татарстанга Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан, бүген барысы да карантинда.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-2019 коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Гражданнар Татарстанга Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан, хәзерге вакытта аларның икесе — Казандагы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, берсе Чаллыда дәвалана. Барысының да хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек, температуралары һәм коронавирус симптомнары юк», — диде Галимова.
Алар белән контактка кергән барлык кешеләрне табиблар күзәтә. Коронавирус йоктырган кешеләр белән бер самолетта кайткан пассажирларны да санитар хезмәтләр контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз