news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19дан тагын дүрт кеше вафат булган

Пандемия чорында гомуми үлүчеләрнең саны 500гә җитте.

Татарстанда Covid-19дан тагын дүрт кеше вафат булган

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстанда ковидтан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Ике ир-ат (1952 һәм 1957 елгылар) һәм ике хатын-кыз (1956 һәм 1960 елгылар) дөнья куйган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды», — диделәр ведомствода.

Шулай итеп, пандемия чорында 500 татарстанлының гомере өзелгән. Соңгы тәүлек эчендә республикада Covid-19 йоктыруның 31 очрагы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot