news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 йоктыруның 23 яңа очрагы расланды

Өч кешене дәваланып терелгәч республика хастаханәсеннән чыгардылар.

Татарстанда Covid-19 йоктыруның 23 яңа очрагы расланды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируслы инфекция йоктыруның 23 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Авыручыларның дүртесе хастаханәгә озатылган, 19ы өйдә дәвалана. Аларның тугызы Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Таиланд, Төркия һәм Франциядән кайткан, ә 14е элек йоктырган кешеләр белән элемтәдә булган.

Казанда 18 очрак, Чаллыда ике, Әлмәттә, Питрәчтә һәм Биектауда берәр очрак теркәлгән. 

Ике яңа авыручы 18 яшьтән кечерәк. 18 яшьтән 30 яшькә кадәр җиде, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр биш, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр дүрт, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр өч һәм 70 яшьтән 80 яшькә кадәр ике кеше коронавирус йоктырган.

Моннан тыш, бүген Татарстан хастаханәсеннән коронавирустан дәваланып терелгән өч кеше чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot