Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Covid-19 вирусыннан зыян күргән бизнеска 8,9 млрд сумлык кредит бирелгән
Алынган акчалар хезмәткәрләргә хезмәт хакын бирергә, кредитларны түләүгә яки проектларны гамәлгә ашыруга тотылырга мөмкин.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Айгөл Абдрәшитова). Татарстанда Covid-19 коронавирусы пандемиясеннән аеруча зыян күргән эшмәкәрләргә 8,9 млрд сумга кредит бирелгән. Хәзерге вакытта банклар 3260 гаризаны канәгатьләндергән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Эшкуарларга заем акчалары бизнесның аеруча зыян күргән тармакларына ярдәм итүгә ике банк программасы буенча бүлеп бирелгән: предприятиеләргә еллык 2 процент ставкалы ташламалы кредит һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы өчен процентсыз кредит каралган», – дип аңлаттылар ведомствода.
Бизнес вәкилләре алынган акчаларны хезмәт хакын бирергә, элек алынган кредитларны түләүгә яки эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга юнәлдерә ала.
Процентсыз кредит кече һәм урта эшмәкәрлекнең йомшак тармакларына исәпләнгән. Займ рәсмиләштергәндә алты айга аның буенча процентларны дәүләт түли, бер елга кредит алган очракта калган айларга ташламалы 4 процент ставка гамәлдә була. Мондый кредитларны гомуми суммада 2,4 млрд сумга 925 эшмәкәр алган, диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз