news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 вирусына диагностика 10 лабораториядә алып барыла

Республиканың барлык медицина учреждениеләре кирәкле җиһазлар, дарулар һәм саклау чаралары белән тәэмин ителгән.

Татарстанда Covid-19 вирусына диагностика 10 лабораториядә алып барыла
Рамиль Гали

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенә диагностиканы ун төрле лабораториядә, шул исәптән бер шәхси лабораториядә башкаралар. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән видеоконференция вакытында белдерде.

«Яңа коронавирус инфекциясе диагностикасы ун лабораториядә, шул исәптән бер шәхси лабораториядә алып барыла. Барлык медицина учреждениеләре кирәкле җиһазлар, дару препаратлары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән», — дип хәбәр итте республика Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot