news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 тагын 51 кешедә табылган

Соңгы тәүлектә Татарстанда яшәүче тагын 51 кеше коронавирус йоктырган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Татарстанның 15 кешесен хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган, йогышлы чир белән авырган 68 кеше савыккан.

Бер атна дәвамында республикада көн саен сәламәтләнүчеләр саны яңа авыру очракларына караганда азрак ачыклана. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 204 484 кеше авырган, 201 807 авыручы савыккан, 2 меңнән артык кеше вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot