news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 очраклары арту аркасында кече һәм урта бизнес кереме кимегән

Тулаем алганда илдә химчистка, кафе, кием, аяк киеме һәм парфюмерия кибетләренең кереме кимегән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Узган атнада Татарстанда кече һәм урта бизнес әйләнеше 18 процентка кимегән. Бу коронавирус белән авыру очраклары артуга бәйле. Бу хакта «Эвотор» ИТ-компаниясе уздырган тикшеренүдән күренә.

«Россия халкы пандемиянең „икенче дулкыны“ аркасында чикләү чаралары кертелүдән һәм керемнәре кимүдән курка, шуңа күрә чыгымнарын киметә. 28 сентябрь - 4 октябрь атнасында химчистка, кафе, кием, аяк киеме, парфюмерия кибетләренең кереме кисәк кенә кимегән», — диелә хәбәрдә.

Кайбер төбәкләрдә актив туризм сезоны төгәлләнү аркасында эпидемиологик фактор йогынтысы көчәйгән. Краснодар краенда бер атнада кече һәм урта бизнес кереме 27 процентка, Төньяк Осетиядә — 25 процентка, Калининград өлкәсендә — 24 процентка кимегән.

Анализ өчен бөтен Россия буенча кече һәм урта бизнес сәүдә нокталарындагы 650 мең «Эвотор» онлайн-касса мәгълүматлары файдаланылды, дип өстәделәр компаниядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100