news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган

25 апрельдә аны ИВЛ-аппаратына тоташтырган булганнар.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган
Татар-информ архивы

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган икенче пациент вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1953 елгы ир-атның (ул Алабуга районыннан булган) 30 апрельдә Чаллы хастаханәсендә йөрәге тибүдән туктаган.

«21 апрельдән пациент Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсе стационарында дәваланган, 25 апрельдә аны үпкәләрне ясалма җилләтү – ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар», - дип ачыклык кертте Галимова.

Аның сүзләренчә, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе һәм авыр формадагы ике яклы вирус пневмониясе пациентның үлеменә китергән. Аның шулай ук хроник авырулары да булган, диагноз экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә расланган.

«Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Үзегезне саклагыз», - диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100