news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган

Ир-атка «ике яклы полисегментар пневмония» дигән диагноз куелган булган, шулай ук йөрәк-кан тамыры системасы авыруыннан да интеккән.

Татарстанда COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Чаллы хастаханәсендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган 1950 елгы ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Пациентны 13 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, 15 апрельдән ул «2нче шәһәр хастаханәсе» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә дәваланган. Аңа «Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе, авыр форма, ике яклы полисегментар пневмония» дигән диагноз куелган булган», - диде Галимова.

Ир-ат шулай ук йөрәк-кан тамыры системасы авыруыннан да интеккән, 23 апрельдә аны ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар.

«Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Татарстанлыларны үзизоляция режимын үтәргә чакырабыз», - дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot