Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Covid-19 корбаннары саны 114 булды
Ике очракта да үлем сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 114 кешегә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үлүчеләрнең икесе дә — ир-атлар. Аларның берсе 1953 елда туган кеше, ул полисегментар пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган.
Икенче ир-ат 1960 елда туган. Аны хастаханәдән тыш пневмония диагнозы белән китергән булганнар. Аның да шулай ук хроник авырулары булган.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз