news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын җиде кеше үлгән

Республикада үлем очракларының гомуми саны 1348гә җиткән.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирус корбаны булган.

Шулай итеп, үлем очракларының республикадагы гомуми саны 1348гә җиткән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә министрлык хәбәрендә.

Covid-19 инфекциясеннән 1952 һәм 1956 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1934, 1936, 1938, 1939, 1860 елларда туган биш хатын-кыз вафат булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot