news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын биш кеше үлгән

Пандемия вакытында республикада коронавирустан 1389 үлем очрагы расланган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Коронавирустан 1941, 1954, 1955 һәм 1956 елгы дүрт хатын-кыз, шулай ук 1958 елгы ир-ат вафат булган.

Пандемия вакытында коронавирустан Татарстанның 1389 кешесе үлгән.

Элегрәк «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда  Covid-19 инфекциясенең 97 яңа очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot