Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүнең җиденче очрагы расланды
Узган тәүлектә республикада 71 яңа коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 165 кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстанда пациентның коронавирус инфекциясеннән үлүенең җиденче очрагы расланды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ул Чаллыда 1968 елда туган кеше. Пациент 29 апрельдә Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. 4 майда 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Анда ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган Covid-19 яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы була», - диде Галимова.
Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, 6 майда ир-ат үпкәләрне ясалма җилләтү - ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Ир-атның хроник авырулары булган.
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 71 яңа очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 165 кеше терелгән һәм дәвалау оешмаларыннан чыккан. Диагностикалау чорында 640 татарстанлы коронавирус инфекциясеннән дәваланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз