news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны 1145кә җитте

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясеннән тагын җиде үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын җиде үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле 1145 кеше вирус корбаны булган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

1941, 1955, 1963 һәм 1964 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1960 елда һәм 1949 елда туган ике хатын-кыз вафат булган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиядә Covid-19дан үлүчеләр буенча чираттагы антирекорд куелуын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot