Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән алтынчы пациент вафат булды
Республикада тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 90 яңа очрагы ачыкланган.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. Ул Тукай районы хастаханәсенә 13 апрельдә салынган иде», — диде Галимова.
30 апрельдә пациент Чаллы шәһәренең 2нче хастаханәсенә күчерелгән. Аңарда катлауланган ике яклы полисегментар пневмония һәм Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы була. Ир-атны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Вафат булган кешедә хроник авыруларның авыр формалары күзәтелгән.
Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы расланды. Инфекция йоктыручыларның күбесе — 39 кеше Казанда яши, Чаллыда 18 авыру очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз