news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең тагын 273 очрагы расланган

Республикада пандемия вакытында коронавирус барлыгы 34 728 кешедә ачыкланган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 273 очрагы теркәлгән. Шулардан дүрт кеше республикадан читтә авырып кайткан, калганнары чирне авырулар белән аралашканда йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«69 кеше хастаханәгә салынган, 204 кеше өйдә дәвалана»,- диделәр ведомствода.

273 очракның 177се Казанда ачыкланган, аннары зарарланучылар саны буенча Яшел Үзән районы тора – анда 29 кеше. Шулай ук Чаллы, Балтач, Арча районнарында 10ар кеше чирләгән. Моннан тыш, Тәтеш районында алты кеше авырый, Буа һәм Биектауда дүртәр, өчәр кеше Кукмара һәм Саба районнарында чир йоктырган. Апас, Югары Ослан, Лаеш районнарында икешәр, ә Әлки, Әлмәт, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнарында берәр пациент булуы ачыкланган.

Шулай итеп, Татарстанда пандемия вакытында коронавирус 34 728 кешедә ачыкланган, аларның 27 406сы инде савыккан. Узган тәүлектә 183 кеше терелгән.

Вакцинацияне 1 857 902 татарстанлы узды, 1 287 954 кеше икенче компонент белән прививка ясатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100