Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 88 яңа очрагы ачыкланган
Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 775 тапкыр куелган.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Татарстанда 88 кеше коронавирус инфекциясе йоктыруы атеркәлгән. Аларның берсе авыруны республикадан читтә, 87се элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«16 кеше хастаханәгә салынган, 72 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Узган тәүлек эчендә инфекция йоктыручыларны күбесе (31 кеше) 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр. Икенче урында 50дән 60 яшькә кадәрге төркем (22 кеше). Антирейтинг өчлеген 18-30 яшьлекләр категориясе йомгаклый, биредә 12 яңа очрак теркәлгән.
88 кешенең 52се — Казанда, унбере — Чаллыда, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында өчәр кеше авырый.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда «коронавирус инфекция» диагнозы 10 775 тапкыр куелган. Хәзерге вакытта 9 418 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 58 кеше — узган тәүлек эчендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз