news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 99 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан бирле, республикада Сovid-19 инфекциясенең 41 667 очрагы теркәлгән.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»).Татарстанда коронавирус белән авыруның 99 яңа очрагы теркәлгән, шуларның дүртесе — читтән кертелгән, калганнары авырулар белән аралашу аша йоккан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«44 кеше хастаханәгә салынган, 55 кеше өйдә дәвалана», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Казанда — 39, Чаллыда — 18, Түбән Кама районында — 6, Әлмәт, Баулы, Саба районында өчәр, Актаныш, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Мөслим, Тукай, Чистайда икешәр, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман төбәгендә берәр кеше авырган.

Шулай итеп, 20 декабрьгә Татарстан Республикасында Covid-19 инфекциясенең 41 667 очрагы теркәлгән. Шул чорда 34 749 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 72 кеше узган тәүлектә.

Барлыгы 2 260 399 кешегә прививка ясалган (үсеш 3 002), шуларның 1 859 124 икенче дозасын алган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot