news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланды

Тәүлек эчендә республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы булган 38 кеше терелде.

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланды

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус Совид-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлек эчендә 29 очрак теркәлде. Барлыгы 5 мең 189 очрак булды, 100 мең кешегә 138,9 күрсәткеч тәшкил итә», - дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, белгечләр бер тәүлек эчендә яңа коронавируска 5 мең 270 тест үткәрелгән. Контактлы юл белән инфекция йоктырган 1182 кеше һәм соңгы 14 көндә чит илдән кайткан 90 кеше күзәтү астында кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә 38 татарстанлы коронавирустан дәваланды, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100