news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 46 очрагы расланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия вакытында республикада 153 896 кеше коронавирус йоктырган, 150 437 кеше шул чирдән терелгән. Узган атнада республикада ковидтан терелүчеләр һәм үлем очраклары теркәлмәгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.

Искәртик, илдә авыручылар саны арту һәм көзге-кышкы чор якынаю сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне ревакцинацияләү буенча эшне көчәйтергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot