Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә
Татарстанда җиденче көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны кимүен дәвам итә. Бүген ковид йоктыруның 87 очрагы расланган, алдагы көндә 91 очрак теркәлгән булган. Бу хакта рф.стопкоронавирус порталында хәбәр ителә.
26 пациент хастаханәгә китерелгән, ә бер көн алдан 28 кеше хастаханәгә кергән.
Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 192 760 кеше ковид йоктырган.
Шул ук вакытта республикада бу чирдән 189 729 кеше (узган тәүлектә – 126) терелгән.
Республикада Covid-19 инфекциясеннән рәсми рәвештә теркәлгән үлем очракларының гомуми саны үзгәрешсез (2008 очрак) кала. Соңгы тапкыр ковидтан үлем очрагы турындагы мәгълүмат 14 декабрьдә чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз