news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башлаганнан бирле республикада 18 534 кеше коронавирус йоктырган.

Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән
Владимир Васильев

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы ачыкланган. Шулардан 48 кеше авыруны элемтә юлы белән йоктырган, 1 кеше читтән эләктергән.

Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оперштабы хәбәр иткәнчә, 18 кешене хастаханәгә салганнар. Тагын 31 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның күбесе — 23 кеше Казанда ачыкланган, Чаллыда һәм Баулы районында 5 кеше, Азнакай, Апас, Балтач, Алабуга, Лениногорск районнарында берәр кеше, Буа һәм Кама Тамагы районында икешәр кеше, Яшел Үзәндә өч кеше, Биектау районында дүрт кеше коронавирус белән авырый

11 мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 18 534 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле 15 171 кеше коронавирус белән авырып терелгән, шулардан 53 кеше — узган тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100