news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны кабат кими башлады

Татарстанда кичәге тәүлектә күзәтелгән бераз үсештән соң, коронавирус белән авыручылар саны тагын кими башлады. Тәүлек эчендә Covid-19 белән чирләүнең яңа 116 очрагы теркәлгән, кичә бу күрсәткеч бишкә күбрәк иде. Стопкоронавирус.рф сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган.

Хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган авыручылар саны да кимегән, алар – 66 кеше. Алдагы тәүлектә 71 авыруны хастаханәләргә салган булганнар.

2022 елның 2 июненә алынган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 150 312 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 145 665 кешесе чирдән савыккан, соңгы көндә 88 пациент сәламәтләнгән.

Бер көн эчендә төбәктә Covid-19 чиреннән рәсми рәвештә теркәлгән бер үлем очрагы да юк. Шул рәвешле, республикада коронавирустан вафат булган дип танылучыларның гомуми саны элеккечә кала – 1995 кеше.

Шул ук вакытта Росстат мәгълүматлары SARS-CoV-2 вирусы сәбәпле теркәлгән һәм теркәлми калган үлемнәр саны арасындагы аерма федерациянең күпчелек субъектларында күзәтелүен күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100