Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда чит ил капиталына ия компанияләргә дәүләт ярдәмен чикләргә телиләр
Татарстанда капиталының 25 проценттан артыгы чит илдәге юридик затларныкы булган компанияләрнең инвестицион проектларына дәүләт ярдәме күрсәтүне тыярга ниятлиләр. Депутатлар Марат Галиев һәм Рәгать Хөсәенов ТР Дәүләт Советына шул хактагы закон проектын тапшырды.
«Закон проекты Татарстан кануннарын федераль законнарга тәңгәлләштерү максатыннан әзерләнгән», - диелә закон проектының аңлатма язуында.
Инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары өлешендә тәкъдим ителә торган субсидияләр һәм салым чигерүләренең чик күләме турында нигезләмә беркетелә. Оешма чыгымнарын каплау өчен өстәмә шартлар да карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз