news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил гражданнары 14 процентка арткан

Татарстанда чит ил гражданнары 14 процентка арткан
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

7нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 11нче утырышында миграция мәсьәләләренә кагылышлы сораулар да күтәрелде, чит ил гражданнар белән төбәктәге вәзгыятьләргә игътибар бирелде. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев сөйләде.

«Агымдагы елның 1нче июленә Татарстанда 110 меңнән артык чит ил гражданы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Быелның беренче яртыеллыгында республикага 123 мең чит ил гражданы күчкән. Миграция ситуациясен формалаштыручы төп фактор: аерым илләр белән визасыз режим, чит ил гражданнары безнең илгә теләсә нинди максат белән тоткарлыксыз диярлек килә. Керүчеләрнең яртысыннан артыгының үз максаты бар – бу эш. Алар арасыннан 16 проценты белем алу өчен килә, калганнары – шәхси максат белән», – дип белдерде ул.

Шулай ук Галиев, республикада гражданлык алучыларның саны артуын да ассызыклап үтте. Июль ае башына эшләргә рөхсәт бирелгән чит ил гражданнары саны 1653 кешене тәшкил иткән.

«Миграция буенча законнар бозылган очраклар кимү ягына бармый, кызганычка каршы. Агымдагы ел эчендә генә барлыгы 11 меңнән артык физик һәм юридик затлар җаваплылыкка тартылган», – диде Марат Галиев.

  • Шулай ук чыгыш ясаучы, чит ил гражданнары катнашында булган хокук бозуларга, җинаятьләргә тукталды.
news_right_1
news_right_2
news_bot