news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Чишмә елгасында ташу сәбәпле, түбән күперне су баскан

Бүген кичке сәгать бишләр тирәсендә Чишмә елгасында ташу аркасында, Татарстанның Яңа Чишмә районы Архангельск бистәсендәге түбән күперне су басты. Күпер өстеннән аккан суның биеклеге 5 см тәшкил итә.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга җирле янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме киткән.

Бистәдән чыгу өчен Тубылгы Тау бистәсе аша 30 км әйләнгеч юл бар. Халыкның эвакуацияләү таләп ителми, бистәне су басу куркынычы да юк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot