news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Чирмешән ныгытмасын мәдәни мирас объекты итеп таныячаклар

Чирмешәннең 1732-1736 елларда төзелгән ныгытмасын төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип таныйлар һәм тиешле реестрга кертәчәкләр. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты боерыгы проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Объект Чирмешән авылы территориясендә Совет урамы тирәсендә урнашкан. Ныгытма туфрак өеменнән гыйбарәт, ул планда 100х100 метрлы квадрат дүртпочмак хасил итә. Почмакларда манара нигезләре калдыклары сакланган.

Ныгытма Яңа Кама аръягы оборона линиясенең бер өлеше булган. 1735 елга анда 4 рота урнаша.

Элек шулай ук Чирмешәннән 9,1 чакрым ераклыкта урнашкан Чирмешән валының участогы (XVIII гасырда төзелгән) мәдәни мирас объекты дип танылган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чирмешәннең дизайн-кодын эшләү барышында Чирмешән ныгытмасы образы логотип ясаганда кулланылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot