Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тотрыксыз һәм яңгырлы һава торышы саклана
Якын көннәрдә Татарстанда циклоннар тәэсирендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. ТР Гидрометеорология үзәге шундый фаразларын җиткерде.
Иртәгә, 3 апрельдә, өч атнага якын хакимлек иткән антициклонны кысрыклаган көньяк циклон республика территориясендә метеошартларны билгеләүне дәвам итәчәк. Төнлә урыны белән томан төшәчәк һәм бераз яңгыр явачак. Көндез атмосфера фронты үткәндә кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +2 дән +7 градуска кадәр һәм көндез +10 нан +15 градуска кадәр, ә кайбер урыннарда +19 градуска кадәр җылы булачак.
Шимбәгә каршы төндә, 4 апрельдә, узып баручы атмосфера фронты урыны белән бераз яңгырлар алып килә. Әмма көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнлә һәм иртән урыны белән тагын томан төшәчәк. Төнлә температура +1...+6 градус, көндез +10..+15 градус җылы була.
Якшәмбегә каршы төндә, 5 апрельдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, урыны белән томан булуы ихтимал. Әмма көндез Татарстан чираттагы циклонның алгы өлеше хакимиятендә булачак. Күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Төнлә 0...+3 градуска кадәр суыта, көндез +10...+15 градуска кадәр җылыта.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, 6 һәм 7 апрельдә, республикада җылы һава торышы сакланачак, вакыт-вакыт яңгыр явачак. Көндез +8...+13 градус җылылык көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз