news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда циклоннар сәбәпле, атна ахырына кадәр салкынча һәм яңгырлы һава торышы була

Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Иртәгә, 17 июньдә, республика циклонның тыл өлешендә булачак, һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле һәм кыска вакытлы, җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр булыр дип көтелә. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Төнлә кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус һәм көндез +19..+24 градус җылы булачак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 18 һәм 19 июньдә, Татарстанда һава торышын циклонның тыл өлеше билгеләвен дәвам итәчәк. Төнлә термометр баганалары шул ук +9.. +14 градус күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы +18.. +24кә кадәр җылыначак.

Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Шул ук вакытта Татарстанның көнбатышында бу көннәрдә явым-төшем ихтималы зур түгел.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 20, 21 һәм 22 июньдә, төбәккә көнбатыштан чираттагы циклон якынлашачак. Яңгырлы һава торышы урнаша, көннәр тагын да салкынрак була – +16..+21 градустан да артык түгел. Татарстанда температура фоны нормадан өч-биш градуска түбән булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot