Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда циклон йогынтысы сәбәпле яңгырлар көтелә һәм +25 градустан да җылы булмый

Бүген, 27 июльдә, Татарстанда циклонның тыл өлеше тәэсире сәбәпле дымлы һәм шактый салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә төбәкнең көнчыгышында бераз һәм уртача яңгырлар яуганнан соң көндез һәм кичен көнбатышта урыны белән, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы ихтимал.
Шул ук вакытта тәүлекнең якты вакытында секундына 7-12 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында, секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Һава температурасы төнлә +9..+14 градус булганнан соң көндезге сәгатьләрдә +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк (Казанда +21..+23 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз