news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Чикләрсез сәхнә» республика театр марафоны дәвам итә

Татарстанда «Чикләрсез сәхнә» республика театр марафоны дәвам итә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге «Чикләрсез сәхнә» республика театр марафонына старт бирде. Проект Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына һәм артистларны, режиссерларны, драматургларны, тамашачыларны берләштерүче иҗат мәйданчыгы – Актерлар йортының 85 еллыгына багышлана. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Марафон 2026 елның маенда башланып китте. Һәр ай саен Татарстан театрларының берсе Актерлар йортында тематик көннең төп герое була. Программага спектакльләр күрсәтү, мастер-класслар, иҗади очрашулар, костюмнар һәм декорацияләр күргәзмәләре, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары кертелгән.

Үз программаларын Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Яшел Үзән музыкаль театры, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тәкъдим итте. Тамашачылар мастер-классларда, артистлар һәм режиссерлар белән иҗади очрашуларда, интеллектуаль викториналарда катнашты.

Киләсе театр көннәре:

  • 23 октябрь — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры;
  • 14 ноябрь — Әлмәт татар дәүләт драма театры;
  • 9 декабрь — Түбән Кама татар дәүләт драма театры.

Проект 2027 елда да дәвам итәчәк — алда яңа чаралар, яңа программалар һәм тамашачылар белән яңа очрашулар көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot