news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Чыршы» операциясендә пилотсыз очкыч һәм вертолет та җәлеп ителә

Ылыслы агачларны законсыз кисүгә каршы 2 министрлык уртак оператив-профилактика чарасы уздыра

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 20-31 декабрь көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Чыршы» оператив-профилактика чарасы үткәрә.

 Ике министрлыкның уртак чарасы ылыслы агачларны рөхсәтсез кисү, законсыз кискәннәрен саклау һәм сату очракларын ачу, республика территориясенә башка илнең башка төбәкләреннән яшерен рәвештә, ягъни рөхсәтсез урман кертү каналларын ябуга юнәлтелгән, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә. Урман әзерләү урыннарында кискән агачны саклау һәм сату эшләренең законлы булу-булмавын тикшерү өчен эшче төркемнәр булдырылган. Шулай ук транспорт юлларындагы патруль хезмәте төяп барган агачка тиешле документлар булу-булмауны ачыклау мәсьәләсендә эшне катгыйлаштырачак, «Чыршы» операциясендә пилотсыз очкыч һәм вертолет та җәлеп ителәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot