news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Чыршы” операциясенә йомгак ясадылар

13 җинаять эше кузгатылган

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Татарстан урманчылары яңа ел алды “Чыршы” операциясенә йомгак ясады. Бу 7нче тапкыр үткәрелгән чарада республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм милиция инспекторларыннан торган мобиль төркем катнашты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында белдерүләренчә, 2009 елның 20–31 декабрендә 1062 рейд үткәрелгән.
Татарстанда көн саен 130 базар һәм чыршы базарларын тикшергәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 13 җинаять эше кузгатылган, административ хокук бозулар буенча 22 беркетмә төзелгән, 435 административ хокук бозу очрагы ачыкланган.
Бу чорда Казанда ылыслы агачлар белән сату итү буенча 31 сәүдә ноктасы эшләгән, Чаллыда – 24, Әлмәттә - 21, Түбән Камада – 10. Башка шәһәрләр һәм район үзәкләрендә 1–3 чыршы базары эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100