Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “Чыршы” операциясе нәтиҗәләре билгеле булды
Урманчылар операция вакытында 250дән артык рейд үткәргән
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында “Чыршы” операциясенә нәтиҗә ясадылар. Операция кысаларында үткәрелгән рейдлар нәтиҗәләре буенча урман законнарын бозу турында 14 беркетмә төзелгән.
Яңа ел чорында ылыслы агачларын саклау өчен министрлык боерыгы белән 145 мобиль төркем оештырылган. Урманчылык белгечләре 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр урман участокларында 257 рейд үткәргән. Дәүләт урман контроле бүлеге белгечләре мәгълүматларына караганда, рейд нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар ачыкланган, алар буенча 23,7 мең сум зыян китерү турында 14 беркетмә төзелгән, алардан 21,4 мең сум штраф түләтелгән.
Яңа ел чорында урманчылар массакүләм мәгълүмат чараларында урманны саклау һәм сакчыл мөнәсәбәт, шулай ук законсыз рәвештә агачларын кискән һәм зыян китергән өчен җаваплылык турындагы аңлату эшләре алып бардылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз