news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә

Урман законнары бозылу турында "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә була.

Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Татарстанда "Чыршы" операциясе дәвам итә. Урманчылар ылыслы яшь агачларны саклый. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тулаем алганда Татарстан буенча "Чыршы" операциясе кысаларында 150 тирәсе патруль төркеме оештырылган.

Агачларны законсыз кискән, урман утыртмаларына зыян салган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салына.

Агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә., делгән әлеге хәбәрдә.

Урман законнары бозылуның барлык фактлары турында турыдан-туры урман сагы 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100