Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды
Агач кискән өчен физик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). 20 декабрьдә Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактик чарасы башланды. Урман хуҗалыгы белгечләре ылыслы агачлар күп булган урман кишәрлекләрендә көн саен патрульлек итәчәк. Операция 31 декабрьгә кадәр була. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Көчәйтелгән эш режимына күчәбез. Урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашында 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылды", — диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров.
Агачларны законсыз кисү, аларга зыян китерү өчен физик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Зыян Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карары нигезендә исәпләнә.
Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз